Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең административ штраф йөкләү турында карар чыгарырга вәкаләтле органнар белән хезмәттәшлеге турында

2010 елның 19 июне, шимбә
Узган көнне Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә административ штраф йөкләү турында карар чыгарырга вәкаләтле органнар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе турында координация утырышы узды.
Киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ф.Г.Галиханов чыгыш ясады, ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының административ комиссияләр тарафыннан чыгарылы торган карарларны башкару мәсьәләсен тикшерү турындагы һәм суд приставлары хезмәтенең республика административ комиссияләре белән хезмәттәшлек итү алгоритмын билгеләүдә инициативасын ассызыклап үтте.
Каралган мәсьәләләрне тикшерүдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы - Л.М.Мазитова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсен хокукый ярдәм белән тәэмин итү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгының вазыйфаларын үтәүче - А.А.Подтелков, шулай ук Казан шәһәренең административ комиссиясе рәисе - Г.Х.Гисматуллина катнаштылар.
Киңәшмә нәтиҗәсендә административ комиссияләрнең һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең административ комиссия башкарылган карарлары буенча квартал саен чагыштыру үткәрү турында карар кабул ителде.
Утырышта махсус вәкаләтле органнарның һәм суд приставлары бүлекләренең махсус вәкаләтле органнар тарафыннан йөкләнелгән штрафларның башкарылулары буенча хезмәттәшлек итү процедурасы буенча мәгълүмати материаллар өләшенде.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International