Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Казан дәүләт университеты һәм Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.) студентлары ел саен танышу практикасын үтәләр.
Шул нигездә, Министрлыкта практика үтү тәртибе расланды. Әлеге документ дәүләт аккредитациясенә ия булган югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты структур бүлекләрендә, җәмәгать судьялары аппаратында практика үтүгә кагылышлы мәсьәләләрен җайга сала.