Федерация Советы тарафыннан «Ветераннар турында» законга төзәтмәләр хупланды

2010 елның 23 июне, чәршәмбе
Федерация Советы үзенең 23 июнь - чәршәмбе көнне узган утырышында “Ветераннар турында” федераль законның 14 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль законны хуплады. Әлеге хокукый акт Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары белән бергә яшәүче гаилә әгъзаларын социаль яклауны үстерүгә булышлык итүне күз уңында тота.
Regions.Ru Россия парламентының югары палатасының матбугат хезмәтенә хәбәр иткәнчә, закон тарафыннан коммуналь уңайлыклар өчен (су белән тәэмин итү, су чыгару, көнкүреш һәм башка төр чүпләрен алып китү, газ, электр, җылылык энергиясе – күрсәтелгән уңайлыкларның җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән файдалану нормативлары чикләрендә) 50-процентлы ташлама бирү рәвешендә социаль ярдәм чараларын күрсәтү каралган. Билгеләнгән социаль ярдәм күрсәтү йогынтысына Бөек Ватан сугышы инвалидлары гына түгел, бәлки сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, хезмәти вазыйфаларын үтәү вакытында яралану, контузия яисә имгәнү сәбәпле инвалид булган хәрбиләр һәм хезмәткәрләр, элек концлагерь, гетто һәм Икенче Бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның бердәмлектәшләре тарафыннан төзелгән башка ирексез рәвештә тоту урыннарында булган балигъ булмаганнарга да кагыла.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International