ТР җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратларының хезмәт итү шартлары

2010 елның 24 июне, пәнҗешәмбе
Вазыйфаларына агымдагы елның маенда керешкән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина ТР җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратларының хезмәт итү шартлары белән танышуын дәвам итә. Бу атнада ул Камские Поляны, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Мамадышта булды. Сәфәр барышында Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәре җәмәгать судьялары һәм рәисләре Р.Н.Хәмитов һәм Н.Н. Булатов белән очрашты.
Орашу барышында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратларының хезмәт итү шартлары, иң элек Яр Чаллы җәмәгать судьялары аппаратының урнашуы, җәмәгать судьялары участогы бүлмәләрен ремонтлау, матди-техник яктан, беренче чиратта компьютерлар һәм оргтехника белән тәэмин ителүне тикшерде.
2010 елның 1 июленнән үз көченә керә торган “Россия Федерациясендә суд эшчәнлеге турындагы мәгълүматның үтемлелеген тәэмин итү турында” 262-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру нигезендә барлык ТР 182 җәмәгать судьялары участогы өчен Интернет-сайтлар булдырылган, җәмәгать судьялары участокларында локаль исәпләү челтәрен яңадан төзү буенча эшләр алып барыла, автоматлаштырылган эш урыннарын, серверлар, копия төшерүче техниканы, челтәр җайланмалары һәм башка оргтехника сатып алу буенча эш оештырылган.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматның үтемлелеген тәэмин итү мәсьәләсе министры урынбасары Н.В.Рагозинада аерым контрольдә тора.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International