Суд процессында катнашучыларны яклауга югәлдерелгән төзәтмәләр хупланды

2010 елның 24 июне, пәнҗешәмбе
Федерация Советы “Шәхси мәгълүматлар турында” Федераль законның 1 статьясына һәм “РФ суд эшчәнлеге хакындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” Федераль законның 15 статьясына үзгәрешләр кертү хакындаФедераль законны хуплады. Бу закон нигезендәШәхси мәгълүматлар турында” закон Россия судлары эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирү вакытында барлыкка килә торган билгеле бер мөнәсәбәтләргә кагылмый.
Закон тарафыннан текстлары Интернет челтәрендә урнаштырылырга ярамаган эшләр категориясе каралган. Болар исәбенә, аерым алганда, суд боерыклары керә. Киңәшмә барышында билгеләнгәнчә, мондый төр үзгәрешне кертү шарты булып боерыкларда кешеләрнең күбесе өчен әһәмиятле һәм кызыксыну уята торган мәгълүмат булмавы тора.
Моннан тыш, суд процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен гомуми юрисдикция судлары чыгарган актлар текстларын Челтәрдә урнаштырганда закон тарафыннан суд утырышында катнашучыларның шәхси мәгълүматларын Челтәрдән бетерү нормасы билгеләнә. Шәхси мәгълүматлар урынынна исемнәрнең баш хәрефләре, псевдонимнар яисә суд процессында катнашучыларның башка танымаслык билгеләмәләре кулланылачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International