Түрәләр өчен “Хурлык тактасы”

2010 елның 26 июне, шимбә
Россия Федерациясе юстиция министрлыгы дәүләт ведомстволарына үзләренең сайтларында хезмәткәрләренә карата кулланган дисциплина җәзалары турындагы мәгълүматларны урнаштыруны йөкли торган закон проекты эшләп чыгарды. Дөресен әйткәндә, закон проектының аңлатмасыннан күренгәнчә, әлеге мәгълүматның урнаштыру халәте, хезмәткәрләргә нәрсә өчен җәза бирелгәнлеге ачык түгел. Җәза бирү төрләре, гомумән, стандарт – шелтә, штраф, эштән азат итү. Түрә нәрсә өчен җәзага тартылган икәнлеге мәгълүм булмагач, мондый “Хурлык тактасы” мәгънәсездер, мөгаен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International