Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2016 елның 1 марты, сишәмбе

2016 елның 25 нче февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль палатасы белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати-консультация бирү төркеме составында Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы һәм Ямаш авыл җирлекләрендә кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр.

Гражданнарны кабул итү барышында ике авыл җирлегеннән булган 53 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде.

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күпчелеген пенсия билгеләү буенча мөрәҗәгать итү тәртибе, пенсия индексациясе, алимент түләү, җир кишәрлекләрен бүләк итү, инвалидлыкка чыгу, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен алуга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра.

Авыл кешеләре консультация бирүдә катнашучы белгечләрдән барлык сорауларына да тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International