Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең хокукый хәлен үстерү турында

2010 елның 28 июне, дүшәмбе
2010 елның 28 июнендә Татарстан Республикассы юстиция министрлыгында “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлен үстерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон үз көченә керү белән бәйле кабул ителергә тиешле Татарстан Республикасының закон чыгаручы һәм бүтән норматив хокукый актларын эшләп чыгару буенча эшче төркем утырышы узды.
Беренче чиратта утырышта эш аралыгындагы нәтиҗәләр каралды. Бүгенге көндә эшче төркем тарафыннан Татарстан Республикасының 3 закон проекты әзерләнгән, шуларның 2 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан инде кабул ителгән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2 карар эшләнгән.
Шулар белән беррәттән, Россия Федерациясе субъектларының (муниципаль берәмлекләрнең) норматив хокукый модельле актларын эшләп чыгару Татарстан Республикасына йөкләнгәнгә күрә эшче төркемнең бурычлары киңәюе турында фикер алышынды. Бу проектларның әзерләнүе кыска вакыт эчендә башкарылырга тиеш, аларны презентацияләү һәм алар хакында фикер алышу 2010 елның 2 июленә федераль дәрәҗәдә уздырылачак эшче төркем утырышы киңәшмәсенә планлаштырылган.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International