Беренче яшьләр юридик форумы делегатлары белән очрашу

2010 елның 29 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегенең рәисе М.М.Корманов “Россия юристлары Ассоциациясе” Бөтенроссия җәмгыять оешмасының Татарстан Республикасы буенча беренче яшьләр юридик форумы делегатлары белән очрашты.
Беренче яшьләр юридик форумы 2010 елның 1-3 июлендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Бу форум вакытында яшьләр, булачак юристлар, үзләрен кызыксындырган хәзерге заманда юрист һөнәре белән бәйле булган сораулары, аерым алганда, яшь юристларның җәмгыяви активлыгының формалары, халыкка түләүсез ярдәм күрсәтү формасы буларак юридик клиникалар эшчәнлеге турында фикер алышычаклар.
Бөтенроссия мероприятиесендә Татарстанны Югары уку йортлары юридик факультетларының түбәндәге студентлары тәкъдим итәчәкләр: Казан (Идел буе) Федераль университетының 5 курс студенты Наиля Шакирова, Россия Гадел хөкем Академиясенең Казан филиалы 3 курс студенты Альберт Гимадеев, АУ»ТИСБИ» 3 курс студенты Ринат Салахетдинов һәм Икътисад, идарә һәм хокук институтының (Казан ш.) 3 курс студенты Алексей Дмитриев. Төркем җитәкчесе - ю.ф.к., КИФУ граждан һәм эшкуарлык хокукы кафедрасы доценты, “Татарстан Республикасы яшь юристлары бергдәмлеге” РМОО рәисе Илсур Салихов.
Очрашу барышында форумда катнашу белән бәйле оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Очрашуның йомгаклау өлешендә М.М.Корманов делегатларга актив эшчәнлек һәм хәерле юл теләде. Иртәгә делегатлар Санкт-Петербургка китәчәк.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International