Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясе утырышында
2010 елның 30 июне, чәршәмбе
Узган көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция рәвешендә хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибенең бер мәсьәләсе булып Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның “Татарстан Республикасының Балтач, Буа, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау буенча оештырылган эшчәнлекләрне комплекслы өйрәнү һәм тикшерү нәтиҗәләре турында” мәгълүматы торды.