Коррупцииягә каршы көрәшнең Милли стратегиясе турында РФ Президенты Указын гамәлгә ашыру
2010 елның 1 июле, пәнҗешәмбе
Узган көнне Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәнең төп темасы булып 31.12.2008 елдагы 01-01/62 номерлы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы нигезендә расланган Татарстан Республикасының 2009-2011 елларга коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Программасына үзгәрешләр кертү торды.
“2009-2011 елларга коррупциягә каршы көрәшнең Милли стратегиясе һәм коррупциягә каршы көрәшнең Милли планы турында” 13.04.2010 елдагы 460 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Министрлыкның эшләр оештыру бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боергы проекты әзерләнде һәм комиссия әгъзаларына карау өчен тәкъдим ителде.
Фикер алышу нәтиҗәсендә боерык проекты хупланды һәм Татарстан Республикасы юстиция министрына имза кую өчен юнәлдерелде. Бу көннәрдә Татарстан Республикасының 2009-2011 елларга коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Программасы (кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алган) “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру” бүлегендә бастырылачак.