ТР җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2010 елның 1 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 2010 елның 1 июлендә үз көченә кергән “Россия Федерациясе җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәүмин итү хакында” 22.12.2008 елдагы 262 номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга әзрлеге турында фикер алышынды.
Мәсьәләне карауда Татарстан Республикасы суд департаменты Идарәсе мөдире урынбасары С.М.Хисамова, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Казан шәһәре Вахитов районы суды рәисе Ф.Ш.Мусин, суд департаменты Идарәсенең һәм ТР юстиция министрлыгының структур бүлекләре җитәкчеләре катнаштылар.
Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өлешендә киңәшмәдә катнашучылар түбәндәгеләрне санап үттеләр: республиканың 182 җәмәгать судьяларының суд участокларында Интернет-сайтлар булдырылган; аларны администрацияләү интернет челтәренә тоташкан эш урыннарыннан башкарылачак.
ТР җәмәгать судьяларының суд участоклары сайтлар адреслары ТР Суд департаменты Идарәсе һәм ТР юстиция министрлыгы сайтларында, шулай ук Россия Федерациясе дөнья юстициянең интернет-порталында (http://mirsudrf.ru) урнаштырылган.
Моннан тыш, җәмәгать судьяларының суд участокларында локаль исәпләү челтәрләрен яңадан төзү буенча эшләр алып барыла. Системалы блоклар, мониторлар, серверлар, копия төшерү-күбәйтү техникасы һәм башка оргтехника сатып алынды. Сайтка судттагы эшләр һәм суд актларының текстлары турындагы мәгълүматны сайтта урнаштыру өчен җаваплы итеп боерыклар нигезендә билгеләнгән җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре урнаштыра торган булачак.
Җаваплы затлар тарафыннан җәмәгать судьяларының эшчәнлеге турындагы мәгълүматны сайтларда урнаштыру тәртибе РФ судьялар Советы Президиумы тарафыннан расланган судттагы эшләр һәм суд актларының текстлары турындагы мәгълүматларны “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә судның рәсми сайтында урнаштыруның Вакытлы регламенты нигезендә билгеләнгән.
Суд департаменты вәкилләре сайтлар булдыру буенча эш оештыру тәҗрибәләре белән бүлештеләр һәм бу мәсьәләдә методик ярдәм күрсәтергә вәгъдә иттеләр.
 
 
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International