“Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында

2010 елның 2 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Муратов йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры тарафыннан төзелгән Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем төзү максаты булып “Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү тора.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкилләре катнаштылар.
Утырыш барышында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр эшчәнлекләре белән бәйле, зур әһәмияткә ия булган һәм тиешле закон кабул итү юлы белән чишелеш таләп иткән мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Эшче төркем тарафыннан закон проектына тәкъдимнәр кертелеп, аны хокук эшләре буенча Ведомствоара координация комитеты каравана тапшыру турында карар кабул ителде.
Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International