Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең җәйге

2010 елның 5 июле, дүшәмбе
2010 елның 3 июлендә «Электрон» стадионында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы күчеп йөрүче кубогын яулау өчен җәйге Спартакиадасы узды. Министрлык хезмәткәрләре спорт ярышларын министрлыкка 90 ел тулуына багышладылар.
Ярышларда хатын-кызлар һәм ир-атлардан торган 5 төркем катнашты, һәрбересендә 6-шар кеше.
Җәйге Спартакиада нигезләмәсе нигезендә ярышлар 6 этапта узды: скәмиягә куллар белән таянып, гәүдәне күтәрү (хатын-кызлар), перекладинада күтәрелү (ир-атлар), урыннан ераклыкка сикерү, «футбол элементы» (тупны билгеләнгән ераклыктан тибеп, капкага кертү), баскетбол боҗрасына туп ату һәм эстафета: 4Х100м. йөгерү.
Гомуми исәпләнештә министрлыкның күчеп йөри торган Кубогына 20.5 балл җыеп, җәмәгать судьялары төркеме лаек булды (министр урынбасары Н.В.Рагозина). Юстиция министры М.М.Корманов төркеме икенче булды (19.5 балл). Өченче урында – закон проектлары белән эшләү бүлеге мөдире (А.Р.Каримова) төркеме (13.5 балл). Дүртененче һәм бишенче урыннарны тиешенчә административ-хуҗалык бүлекчәсе һәм эш башкару һәм документлар әйләнеше бүлекчәсе (13 балл) һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты (8,5 балл) бүлештеләр.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International