Йөрәк белән авыручыларны автомобиль йөртү таныклыкларысыз калдырачаклар

2010 елның 5 июле, дүшәмбе
Россия сәламәтлек һәм социаль үсеш Министрлыгы тарафыннан тәүге мәртәбә транспорт средствосы белән идарә итүгә үткәрми торган авырулар исемлеген билгели торган закон проекты әзерләнде.
“Юл хәрәкәте иминлеге турында” гамәлдәге Федераль законны 23.1, аерым статья белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Монда гражданга транспорт средствосы белән идарә итүгә юл куймаучы гомуми медицина зарарлылыкны күрсәтә торган билгеләр билгеләнәчәк.
Исемлектә утыздан артык авыру санап үтелгән, шулар арасында: эпилепсия, психик авырулар, варикозның авыр формалары, берничә йөрәк авыруы. Алкоголизм, токсикомания һәм наркомания дә әлеге “кара исемлеккә” кертелгән. Әмма, әгәр кеше бәйлелегеннән арына ала икән, 36 ай үткәннән соң идарә итү таныклыгына дәгъва итә ала.
Шулай ук 28 статьяны тулыландыру каралган. Өстәмәдән күренгәнчә, транспорт средствосы белән идарә итү хокукы көче югалуның яңа нигезе булып машина йөртүченең медицина зарарлылыкны күрсәтә торган билгеләре булу турында медицина билгеләмәсе тора. Закон проекты тарафыннан автомобиль йөртү таныклыгын нинди срокка тартып алуы медицина зарарлылыкны күрсәтә торган билгеләрне бетерү белән бәйле.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International