Яңа закон төнге тынычлыкны сакларга мәҗбүр итәчәк

2010 елның 6 июле, сишәмбе
Дәүләт Думасы каравына “Халыкның санитар-эпидемиологик уңышлылыгы турында” Законга төзәтмәләр кертелде. Законны эшләүчеләр фикеренчә, алар гражданнар сәламәтлеген төнге урам тавышы йогынтысыннан саклауга юнәлдерелгәннәр.
Төнлә музыканы зур тавышка куеп кабызырга яисә чүкеч тавышы чыгарырга ярамаганлык турында күпме сөйләсәләр һәм язсалар да, файдасыз. Артык тавышлы гражданнарга һәм оешмаларга штраф салуның нормасы безнең законнарда формаль рәвештә бар.
Әмма ничә кеше яисә оешма тынычлыкны бозган өчен җәзага тартылган дигән сорауга җавап юк. Мондый статиститка милициядә алып барылмый диделәр “РГ” корреспондентына. Тавыш турындагы мөрәҗәгатькә хокук саклау органнары иң әйбәт очракта салмак рәвештә кечкенә генә штраф салып, ә ешрак очракта гомумән игътибар бирмәскә дә мөмкиннәр.
Депутатлар белдергән яңа законнар чыгару инициативасы, мөгаен, байтак җанатарларын табачактыр.
Закон проектының кушымталарында әйтелгәнчә, бүген шәһәрдә яшәүчеләрнең 60 проценты төнлә югары тавыш, инфра- и ультратавыш йогынтыларыннан җәфалана. Һәм бу вак нәрсә түгел. Табиблар инде күптән дәлилләгән – бу төр йогынтылар җитди авыруларны китереп чыгаралар. Яңа документның гамәлдәгесе белән аермасы нәрсәдә икән? Закон проектында конкрет нормалар билгеләнгән. Алар буенча төнлә, яисә 23.00 дән 7.00 гә кадәр тавыш чыгарырга ярамый. Яңа документ тарафыннан берничә тыелган “тавыш эффектларының” исемлеге кертелә. Исемлек кыска түгел һәм тәфсилле. Төзелешләр янында яшәүчеләр шатлыгына, чөнки исемлеккә барлык ремонтлау һәм төзелеш тавышлары кертелгән.
Тавыш чыгару, күңелле күршеләр өчен махсус тыю бар. Закон тарафыннан телевизорлар, радиоалгычлар, магнитофоннар һәм башка тавыш чыгара торган һәм тавышны күбәйтә торган җиһазлардан төнлә файдалану тыелачак. Кыскасы, синең телевизор каравыңны, музыка тыңлавыңны күршеләрең ишетмәскә тиеш.
Әйләнә-тирәдәге йортлар хуҗаларына машиналарындагы колонкаларның егәрлеген күрсәтеп, төнлә машиналарында музыка тавышын көчәйтеп куючы автомобиль йөртүчеләргә кагыла торган нигезләмә дә бар. Бу гражданнарның әлеге эшләре тыелу астында калган.Шундый ук тыюлар йокыларын зур тавышлы музыка ярдәмендә качыра торган тәүлек буе эшләүче палаткалар һәм кибетләргә кагыла. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, элек транспорт средстволарында һәм ваклап сату объектларында музыка тавышы яңгыравы турында беркайда да әйтелми иде.
Закон проектының тагын бер уңай ягы – анда төнлә тавыштан сакланырга тиеш булган объектлар исемлеге бирелгән. Бу иң беренче чиратта: больницалар, диспансерлар, санаториөлар, ял йортлары, пансионатлар, балалар, картлар һәм инвалидлар өчен интернатлар, кунакханәләр, тулай тораклар, йортлар, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре.
Документны эшләүчеләр фикеренчә, ел саен тавышның халыкка тискәре йогынтысы зур шәһәрләрдә кебек үк кечкенә поселокларда да көчәя генә бара. Хәзерге вакытта кайбер РФ субъектлары төнлә тискәре йогынты ясый торган тавышны тыя торган законнарны үзләре иҗат итәргә һәм кабул итәргә мәҗбүр. Әмма халык тарафыннан сайланучылар фикеренчә, моның файдасы юк – бу өлкәдә федераль законнар булмавы гражданнарны башка төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә.
Депутатлар фикеренчә, бүгенге көндә дәүләтнең тавыш, инфра-, ультратавыш һәм вибрация өлкәсендә замандаш норматив базасы бар. Бу темага 300 дән артык норматив документ бар дип әйтү җитә. Ләкин моңа карамастан җитди санкцияле гомуми җитди закон юк. Шуңа күрә гражданнарны, территорияләрне һәм әйләнә-тирә мохитны тискәре йогынтылы тавышлардан саклау зарурлыгы барлыкка килде.
Закон проектын кабул итү киләчәктә административ җаваплылык нормаларын билгеләргә ярдәм итәчәк. Барысыннан күренгәнчә, бу документны быелгы көз көнендә караячаклар. Авторлар фикеренчә, шундый җитди закон проекты тиз арада һәм проблемаларсыз кабул ителәчәк, чөнкитөнге тынычлык бүген – зур байлык һәм күпләребезгә кагыла.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International