Вазыйфаларына билгеләнгәнче судьялар квалификацияләрен күтәрәчәкләр

2010 елның 6 июле, сишәмбе
Д. Медведев “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Россия Федерациясе Законының 201 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды.
Төзәтмәләрдән күренгәнчә, федераль судлар судьясы вазыйфасына беренче тапкыр билгеләнгән зат судьяларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүне башкаручы белем бирү учреждениеләрендә мәҗбүри рәвештә махсус профессиональ яңадан әзерлек үтәргә тиеш. укуның гомуми дәвамлылыгы 6 айдан артык булырга тиеш түгел.
Әлеге чор хезмәт стажына кертелә.
Яңадан әзерләү нәтиҗәсендә үз вазыйфасына беренче тапкыр билгеләнгән федераль судьяга квалификация классы бирелә.
Судьяның 3 елга 1 тапкыр үзенең квалификациясен күтәрү вазыйфасы сакланган.
Федераль закон 2011 елның 1 гыйнварында үз көченә керә.
 
Источник: ИА "ГАРАНТ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International