“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү хакында” закон проекты өч укылышта да кабул ителде

2010 елның 8 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты өч укылышта да кабул ителде. Билгеле булганча, 2010 елның 1 июленнән “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү хакында” 11.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Әлеге Федераль закон Россиядә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән. Законда мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итүнең төп принциплары һәм ысуллары, мәгълүмат бирү тәртибе, шул исәптән гаризалар буенча да, шулай ук чикләнгән үтемлелекле, судлар эшчәнлегенә тыгылу итеп исәпләнгән һәм бу мәгълүматны бирү суд процессында катнашучыларның иминлегенә комачаулык китергән мәгълүматны бирмәүнең нигезләре билгеләнгән.
“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү хакында” Татарстан Республикасы законы 262-ФЗ номерлы Федераль законны башкару йөзеннән эшләнгән һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне, федераль закон тарафыннан җайга салынмаган өлешендә, җайга салуга юнәлдерелгән.
Закон проекты тарафыннан ТР Конституцион суды эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелек белән бәйле мәсьәләләргә кагылмый, чөнки тиешле закон проекты Татарстан Республикасы Конституцион суды тарафыннан эшләнеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөстәкыйль рәвештә кертелгән.
262–ФЗ номерлы Федераль закон текстында Интернет челтәрендә мәгълүмат урнаштыру үзенчәлекләренә зур игътибар бирелгән. Шуңа күрә мөһим мәсьәлә булып республика җәмәгать судьяларының 262-ФЗ Законын практик рәвештә гамәлгә ашыру мәсьәләсе тора: нәрсәләр эшләнгән һәм җәмәгать судьялары эшчәнлегенә нәрсәләр кертергә кирәклеге.
Тулаем алаганда, җәмәгать судьялары суд участокларында сайтларда мәгълүмат урнаштыру өчен төп техник шартлар булдырылган: компьютер техникасы бар, участоклардагы компьютерлар эшләр хәрәкәте һәм суд карарлары чыгарылу турындагы мәгълүматны әзерләү һәм урнаштыру процессын автоматлаштырырга ярдәм итә торган махсус программа белән тәэмин ителгән, шулай ук Интернет челтәренә үтемлелек каналы булдырылган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участогында 182 Интернет-сайт булдырылган. Бу сайтларны администрацияләү Интеренет челтәренә тоташтырылган (Казан шәһәре Совет районының 2,7 номерлы суд участокларыннан тыш, бу участокларны Интернет челтәренә тоташтыру аерым мәсьәлә буларак чишелә) вакытлыча эш урыннарыннан башкарыла. Хәзерге вакытта судлар сайтларында гомуми мәгълүматлар урнаштырылган: урнашу адресы, элемтә өчен телефоннар, эш тәртибе, судта үз-үзеңне тотыш кагыйдәләре. Бу мәгълүмат даими рәвештә тулыландырылып торачак.
Җәмәгать судьялары суд участокларының 69-нда локаль исәпләү челтәрләрен яңадан төзү буенча эшләр тәмамланып килә. Бу җаваплы затларга һәм суд участогының сайтларын үзләренең эш урыннарыннан администрацияләүгә юл куячак.
Министрлык тарафыннан әзерләнгән техник таләпләр буенча 406 данә системалы блоклар, мониторлар, 70 данә сервер, 60 берәмлек копия төшерү-күбәйтү техникасы, алар өчен чыгым материаллары, актив челтәр җиһазлары, өзлексез тәэмин итү чыганаклары, факслар сатып алулар үткәрелде. Хәзерге вакытта компьютер һәм башка оргтехника Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участокларына таратылган.
Гомуми юрисдикция судларында “электрон гадел хөкем” нигезе булып “Гадел хөкем” РФ Дәүләт автоматлаштырылган системасы тора. Ул гомуми юрисдикциядәге судлар мәгълүмати бердәм даирәсен һәм Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты системасын формалаштыру өчен каралган, гражданнар, җәмыгять һәм дәүләтнең ирекле мәгълүмат алышу ихтыяҗы таләп ителә торган балансны саклау принципларында суд эшчәнлегенә мәгълүмати һәм технологик ярдәм күрсәтүне һәм мәгълүмат таратуга чикләүләр белән тәэмин итә торган территориаль рәвештә таратылган автоматлаштырылган мәгълүмат системасы.
Шул нигездә Министрлык тарафыннан “Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге” Дәүләт учреждениесе өчен техник таләпләр һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлеген автоматлаштыру өчен “АМИРС” суд эшен башкаруны гамәлләштерү, укыту-өйрәтү, техник яктан ярдәм итү буенча дәүләт контракты проектлары әзерләнде.
Җаваплы затлар тарафыннан җәмәгать судьялары турындагы мәгълүматны сайтларда урнаштыру тәртибе гомуми юрисдикциядәге судларда булган эшләр һәм суд актлары текстларын Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә судның рәсми сайтында мәгълүматлар урнаштыруны оештыруның Вакытлы регламенты белән билгеләнгән.
Вакытлы регламент, шулай ук сайтлар белән эшләү кагыйдәләре Министрлык тарафыннан барлык җәмәгать судьялары суд участокларына электрон почта аша танышу һәм җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренә эшләгәндә файдалану өчен җибәрелгән.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары сайтларының адреслары Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы Суд Идарәсе сайтына урнаштыру өчен юнәлдерелгәннәр.
Җәмәгать судьялары боерыклары белән һәр суд участогында мәгълүматны әзерләү һәм сайтларда урнаштыру өчен җаваплы затлар билгеләнгән. Тәүлек буе техник ярдәм күрсәтү һәм сайтлар алып бару буенча консультация бирү мөмкинлеген булдыру өчен кадрлар һәм финанс мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак, шулай ук куланучыларны “Суд эш башкару һәм статистика” (“АМИРС” модуле) подсистемасы белән эшләргә өйрәтергә кирәк.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International