«Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде
2010 елның 8 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы юстиции министры М.М.Корманов тәкүдиме буенча тагын бер Татарстан Республикасы законы проекты кабул ителде: «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында», әлеге Закон проекты «Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында» 17.12.1998 елдагы 188-ФЗ номерлы Федераль законны (алга таба - 188-ФЗ номерлы Федераль закон) һәм «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» 17.11.1999 елдагы 2440 номерлы Татарстан Республикасы Законын (алга таба – Татарстан Республикасы Законы) гамәлгә ашырып әзерләнде.
188-ФЗ номерлы Федераль закондагы 4 статьяның 3 пункты нигезендә суд участоклары һәм җәмәгать судьяларының урыннары Россия Федерациясе субьектларының законнары белән булдырыла һәм бетерелә. Татарстан Республикасы Законындагы 4 статьяның 3 пунктында да шуңа тәңгәл норма бар.
Суд участоклары Татарстан Республикасының районнарга, шәһәрләргә, шәһәр районнарына административ-территориаль бүленүен исәпкә алып, бер участокта 15 алып 23 меңгә кадәр кеше саны булган халык исәбеннән чыгып төзелә. Исәбе 15 меңнән ким кеше саны булган административ-территориаль берәмлекләрдә бер суд участогы төзелә.
Бүгенеге көндә «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы тарафыннан Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә суд участокларының чикләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләү каралган.
Күрсәтелгәннәр нигезендә «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законын федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы законнарына туры китерү зарурлыгы туды.
Шушы максатларда закон проекты тарафыннан суд участоклары чикләрен билгеләүнең нормасы итеп «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы нормасы тәкъдим ителә: суд участоклары чикләрен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләү турындагы норманы суд участоклары чикләре Татарстан Республикасы законнары тарафыннан билгеләнә һәм үзгәртелә дигән норма белән алмаштырырга. Суд участоклары чикләрен билгеләгәнчегә кадәр суд участоклары тасвирламасын раслаган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары үз көчендә калачак. Моңа Татарстан Республикасы законы проектының 2 статьясы юнәлдерелгән.