Россиядә микрофинанс оешмалар эшли башлады

2010 елның 9 июле, җомга
Д. Медведев “Микрофинанс эшчәнлек һәм микрофинанс оешмалар турында” Федераль законга кул куйды.
Закон Россиядә микрофинанс эшчәнлек булдыруның хокукый нигезләрен билгели. Шундый эшчәнлек төшенчәсе астында 1 млн. сумнан артык булмаган күләмдә бурыч бирү буенча микрофинанс оешма дәрәҗәсенә ия булган юридик затларның эшчәнлекләре күздә тотыла. Әлеге закон нигезендә микрофинанс оешмалар автоном коммерциячел булмаган оешма, фонд, учреждение (бюджет учреждениеләреннән тыш), коммерциячел булмаган партнерлык, хуҗалык җәмгыяте яисә ширкәте формасында төзелә ала
Микрофинанс эшчәнлек турындагы Законны кабул итү нигезендә кайсы бер законнар чыгару актларына үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон тарафыннан микрофинанс оешмаларга җинаятьчел керемнәрне легализацияләүгә каршы тору турындагы Законның йогынтысы кагылышы билгеләнде. Административ хокук бозулар кодексында микрофинанс оешма тарафыннан законнар белән билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозу өчен җаваплылык чаралары билгеләнгән. Аларны боган очракта юридик зат адресына кисәтү җибәрелә яисә 10 нан алып 30 мең сумга кадәрге күләмдә штраф билгеләнә.
Шулай ук дәүләт пошлиналары билгеләнгән: микрофинанс оешманы дәүләт реестрына кертү өчен – 1 мең сум., реестрга кертелү турындагы таныклык күчермәсен бирү өчен – 200 сум.
“Микрофинанс эшчәнлек һәм микрофинанс оешмалар турында” Федераль закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 180 көн узгач үз көченә керәчәк.
 
Чыганак: ИА "ГАРАНТ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International