Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең хокукый хәлен үстерү турында

2010 елның 12 июле, дүшәмбе
2010 елның 12 июлендә Татарстан Республикассы Юстиция министрлыгында “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлен үстерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон (алга таба - Федераль закон) үз көченә керү белән бәйле кабул ителергә тиешле Татарстан Республикасының закон чыгаручы һәм бүтән норматив хокукый актларын эшләп чыгару буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге әгъзалары тарафыннан Федераль законны гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе субъектларының берничә концептуаль яктан аерылып торган модельле норматив хокукый актлар проектлары һәм аларга аңлатмалар тәкъдим ителде. Фикер алышу предметы булып күрсәтелгән проектларны үзара килештерү, шулай ук проектларны әзерләү вакытында файдаланнылган иң оптималь концептуаль ысуллар белән бәйле мәсьәләләр торды.
Чираттагы утырышта эшче төркем эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы әзерли торган модельле норматив хокукый актлар проектлары буенча киңәшмә үткәрү планлаштырылды.
Утырышны министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International