Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында
2010 елның 12 июле, дүшәмбе
2010 елның 28 июнендәге 34-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә “Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” Татарстан Республикасы Законына һәм административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.3, 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертелде.
Бала хокукларын дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен үстерү, аларны саклау һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары тарафыннан хөрмәт итү максатларында җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары тарафыннан Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы гамәлгә куела. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфасын били һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең урынбасары булып тора.
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып 35 яшьтән кече булмаган, югары профессиональ белемле һәм бала хокукларын, мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә тәҗрибә туплаган Россия Федерациясе гражданы сайлана. Вазыйфага сайланылу тәртибе, вәкаләтләренең срогы, вакытыннан алда вазыйфасыннан, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллегеннән азат ителү тәртибе билгеләнгән.
Тиешле үзгәрешләр административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына да кертелде. Шулай итеп, Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлегенә киртә салган өчен штраф каралган.
Закон басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.
Закон тексты “Татарстан Республикасы” газетының 29.06.2010 елдагы 130 номерлы санында басылып чыккан.