2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитик эш, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Теләче муниципаль районында “Татарстан Республикасының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе, муниципаль хезмәткәрләрнең эштә үз-үзләрен тоту һәм мәнфәгатьләр конфликтын көйләү таләпләрен үтәүләре буенча комиссиясе эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, 2015-2020 елларга коррупциягә каршы муниципаль программа, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә муниципаль норматив хокукый базаның торышы, шулай ук башка программа чаралары үтәлеше барышы өйрәнелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары рәсми сайтларын коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру һәм тутыруга Бердәй таләпләрне раслау турында” 225 номерлы карары нигезендә районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең әлеге таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде.
Тикшерүнең беренчел йомгаклары буенча Теләче муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе И.В.Мөбинов, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Ч.И.Шиһабетдинова, район Башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы Ю.И.Емельянов, шулай ук коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы Г.И.Закирова белән фикер алышулар узды.