Җирле үзидарә органнарындагы урындагы затлар өчен белем бирү семинарлары

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан “Җирле үзидарә органнары тарафыннан нотариаль гамәлләр башкару” темасына видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары үткәрелде.

Семинар җирле үзидарә органнарының нотариаль гамәлләр башкаруга вәкаләтле урындагы затлары өчен оештырылган иде.

Семинар барышында Татарстан Республикасы Югары Судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе составы рәисе Л.А.Вәлишин, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең адвокатура, нотариат, гражданлык хәлләре актларын дәүләт теркәве өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек бүлегенең баш белгеч-эксперты А.М. Землянская, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының өлкән методисты Л.А.Камалова, җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы М.А.Пашкова докладлар белән чыгыш ясадылар.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының юридик идарәсе башлыгы урынбасары Д.Д.Хәлилова да катнашты.

Семинарда нотариат өлкәсендәге законнарга күзәтү ясалды, җирле үзидарә органнары тарафыннан нотариаль гамәлләр башкару мәсьәләләре, шулай ук  җирле үзидарә органнары тарафыннан нотариаль гамәлләр башкару белән бәйле эшләр буенча суд практикасы каралды.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибятов, семинарга йомгак ясап, җирле үзидарә органнарындагы нотариаль гамәлләр башкаруга вәкаләтле урындагы затларның игътибарын нотариат өлкәсендәге законнарны тайпылышсыз үтәүгә һәм Федераль нотариаль палата һәм Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы сайтларында урнаштырылган, гамәли эшчәнлектә кирәкле мәгълүмат белән даими танышып баруга юнәлтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International