Яңа закон проекты коммуналь уңайлыклар өчен түләмәүче бурычлы торак милекчеләрен торакларыннан чыгарырга юл куячак

2010 елның 13 июле, сишәмбе
Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар буенча Дәүләт Думасы Комитеты палатага коммуналь уңайлыклар өчен даими рәвештә түләмәүче бурычлы фатыйр милекчеләренә катгый җәза бирүгә юл куярлык закон проектын карарга тәкъдим итте.
Торак өчен түләмәүчеләр мәсьәләсе бик четерекле. Кешеләр еллар буе коммуналь уңайлыклар өчен квитанцияләрен инкярь итәләр. Мондый бурычлылар белән фатыйр муниципаль милекчелектә булган очракта эш итүе җиңел. Берничә ай дәверендә түләмичә торсаң, судтан повестка килә һәм күнегелгән торагыңнан колак кагуың бар. Торак урынына тулай торакта “санитар нормаларга җавап бирә торган” бер бүлмә бирелә. Әмма фатыйр милекчеләре белән булган хәл әлегә кадәр ачыкланмаган. Әгәр гражданның бу торагы бердән-бере икән, закон тарафыннан түләмәү өчен торагыннан мәхрүм итәргә рөхсәт бирелми. Бу кагыйдәдән чыгарма бар. Суд тарафыннан ипотека аша алган хосусый милектәге фатыйрны тартып алырга рөхсәт ителә. Закон авторлары фикере буенча, шуны әйтергә кирәк, нәкъ шушы норма банкларның хәвеф-хәтәрләре дәрәҗәсен төшерде.
  
«Юридик Россия»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International