Җиңел автомобильләрне инвалидлар милкенә бирү турында

2010 елның 14 июле, чәршәмбе
“Җиңел автомобильләрне инвалидлар милкенә бирү турында” 2010 елның 12 июлендәге Россия Федерациясе Хакимияте Карары нигезендә инвалидларга медицина күрсәтмәләре буенча түләүсез рәвештә файдалануга бирелгән җиңел автомобильләр алар милкенә тапшырыла.
Моның өчен гариза язарга кирәк булачак. РФ Хакимияте Карарының п.2 тарафыннан РФ Сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгына РФ Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә автомобильләрне инвалидлар милкенә күчерү тәртибен билгеләргә кушылган.
Регионнардагы хакимиятләргә 2005 елның 1 гыйнварына кадәр медицина күрсәтмәләре буенча бирелгән автомобильләрне инвалидлар милкенә күчерү турында карар кабул итәргә тәкъдим ителгән. Искә төшерик, 2005 елның 1 гыйнварына социаль яклау органнарында исәптә торган инвалидларның кайсы бер категорияләре милкенә автомобильләр 2008-2009 елларда бирелгән иде.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International