Татарстан Республикасы Иминият Советы турында

2010 елның 15 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Иминият Советы эшчәнлеген камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 24 июнендәге Указы белән “Татарстан Республикасы Иминият Советын төзү турындагы” Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертелде.
Иминият Советының яңа составы расланды. Иминият Советының төп бурычларына Иминият Советы тарафыннан кабул ителгән карарларын гамәлгә ашыру процессында дәүләт хакимияте органнарының хезмәттәшлеген оештыру һәм аларның, шулай ук башкарма хакимиятнең республика буенча федераль территориаль органнарының, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген координацияләү буенча өстәмә рәвештә тәкъдимнәр эшләп чыгару керә.
Шунысы ачыкланды, Иминият Советы карарлары утырыш беркетмәсе рәвешендә формалаша һәм, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары адресына юлланган йөеләмәләрдән тыш, тәкъдим итү характерына ия. Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең тормышындагы мөһим мәнфәгатьләрен саклауны тәэмин итү буенча мәсьәләләрне хәл итү, иминлекне тәэмин итү өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен алып бару буенча тәкъдимнәр эшләп чыгару зарурлыгы очракларында Иминият Советы карарлары республика хокукый актларының проектларын әзерләү өчен нигез булып торалар.
Указ имзаланган көненнән үк үз көченә керә.
Указ тексты "Республика Татарстан" газетасының 2010 елның 29 июнендәге 130 номерында, "Ватаным Татарстан" газетасының 2010 елның 30 июнендәге 132 номерында басылып чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International