Алексеевск һәм Аксубай муниципаль районнарында ТР коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясе буенча Республика программасы чараларын башкаруны контрольдә тоту

2010 елның 15 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы 2009-2011 еллардагы коррупциягә каршы сәясәтенең Стратегиясен гамәлгә ашыру Республика программасы чараларын җирле үзидарә ораннарында башкаруны тикшерү графигы нигезендә 2010 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы 2009-2011 еллардагы коррупциягә каршы сәясәтенең Стратегиясен гамәлгә ашыру Республика ппрограммасын башкаручыларның хезмәттәшлеген оештыручы, аны башкаруны контрольдә тоту һәм координацияләү ведомствоара эшче төркем вәкилләре – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының оештыру бүлеге башлыгының урынбасары Гущина И.Н. һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең идарә технологиясе бүлегенең баш белгече Идрисов Х.И. ТР Алексеевск һәм Аксубай муниципаль районнарына сәфәргә чыкты.
Муниципаль районнарга кылган сәфәрнең төп максаты – югарыда күрсәтелгән Республика программасы тарафыннан каралган чараларны башкаруны, шул исәптән халыкка муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентларын раслау һәм практикада куллану мәсьәләләрен контрольдә тоту.
 
Пресс-служба Министерства юстиции РТ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International