Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Реестры турында

2010 елның 17 июле, шимбә
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Реестры расланды. Бу Реестр Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләренең рәсми исемлегеннән һәм алар турында аерым мәгълүматлардан гыйбарәт.
Реестрны алып баруның вәкаләтле органы булып Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тора.
12.04.2010 елдагы 255 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә Реестрның эчтәлеген һәм аны алып бару тәртибен билгели торган Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре Реестры турында Нигезләмә расланган иде. Әлеге Нигезләмә нигезендә Реестр алып бару эше үз эченә түбәндәге процедураларны кертә:
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре турындагы мәгълүматларны Реестрга кертү;
Реестрга кертелгән Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү;
муниципаль берәмлекләр турындагы мәгълүматларны Реестрдан төшереп калдыру.
Реестрга кертелә торган мәгълүматларны җыю Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы законнарына мониторинг үткәрү аша, шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә социаль-икътисади үсешне күрсәткән паспортларда булган мәгълүматны алу аша башкарыла.
Реестрга кертелгән Татарстан Республикасы законнарына мониторинг үткәрү аша алынган мәгълүматларга үзгәрешләр кертү Татарстан Республикасының тиешле законы үз көченә кергән көннән алып 30 көн дәверендә башкарыла.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә социаль-икътисади үсешне күрсәткән паспортларда булган мәгълүматны алу аша алынган мәгълүматларга үзгәрешләр кертү Татарстан Республикасының югарыда күрсәтелгән паспортларга үзгәрешләр керткәннән соң 15 көн узгач кертелә.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International