Дәүләт Думасы коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең үсүен тоткарлый торган закон кабул итте

2010 елның 19 июле, дүшәмбе
Бүген Дәүләт Думасы коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең үсүен тоткарлый торган закон кабул итте. Тиешле төзәтмәләр РФ Торак кодексына, административ хокук бозулар кодексына, шулай ук “Коммуналь комплекс оешмаларының тарифларын җайга салу нигезләре турында”, “РФда электроэнергия һәм җылылык энергиясе тарифларын дәүләт тарафыннан җайга салу турында”, “Ветераннар турында” һәм “РФда җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” законнарына кертелде.
Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Павел Крашенинников хәбәр иткәнчә, закон беренче чиратта “уртача сроктагы һәм озак сроктагы перспективада гражданнарның коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең үсүен тоткарлау максатында законнарны тарифларны җайга салу өлкәсендә камилләштерүгә” юнәлдерелгән.
“Барыбызның да хәтерендә, бу елның башында меңнән артык муниципалитет коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү тарифларын акландыргысыз күтәрделәр һәм моның белән гражданнарның ачуын кабарттылар”, - дип ассызыклады депутат.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International