2030 елга кадәрге ипотека кредитының үсеше Стратегиясе Россия гаиләләренең 60% торак алырга ярдәм итәчәк

2010 елның 20 июле, сишәмбе
Узган көнне РФ Хакимияте Президиумының чираттагы утырышы узды. Утырышта В. Путин 2030 елга кадәрге ипотека кредитының үсеше Стратегиясен имзалавы турында хәбәр итте. Премьер-министр үтенече буенча вице-премьер А. Жуков документка аңлатма бирде. Стратегиянең төп максаты – экономкласс торагын үтемле итү. Бүгенге көндә ипотека системасы буенча кредитка торак алу Россиялеләрнең 17% гына мөмкин, 2015 елга исә бу күрсәткеч 30% ка, 2020 - 50% һәм 2030 елга 60% ка артырга тиеш.
“Ипотка кредиты системасына озак сроклы финанс ресурсларын, шул исәптән пенсия тупланмалары, һәм иминият оешмалары, башка институциональ инвестрлар средстволарын җәлеп итү карала”,- дип сөйләде А. Жуков.
Төп мәсьәләләр исәбендә шулай ук лицензия бирү турында закон проекты турында фикер алышынды. Документ лицензия алу схемасын гадиләштерә һәм бу процедурага кагылышлы эшчәнлек төрләренең санын киметә.
РФ Хакимияте Президиумы әгъзалары җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен түләү мәсьәләсен карадылар. Министрлар Кабинеты башлыгы берничә муниципалитетларда бу ставкалар акландыргысыз күтәрелгән дип ассызыклады.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International