Элмә такталары, игъланнар, листовкалар һәм башка тышкы мәгълүматны бу максатлар өчен каралмаган урыннарда урнаштыру өчен административ җаваплылык турында

2010 елның 21 июле, чәршәмбе
2010 елның 1 июленнән 44-ЗРТ Татарстан Республикасы Законы тарафыннан Татарстан Республикасы административ хокук бозулар Кодексының 3,5 статьяларына үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә элмә такталар, игъланнар, листовкалар һәм башка тышкы мәгълүматны бу максатлар өчен каралмаган урыннарда урнаштыру, шулай ук тышкы мәгълүмат урнаштыру урыннарының тиешле тәртиптә тотмау өчен кисәтүләр яисә административ штраф салу каралган. Штрафларның күләме: гражданнар өчен берәр мең сум; вазыйфаи затлар өчен – унбиштән алып егерме мең сумга кадәр; юридик затлар өчен – унбиш меңнән егерме биш мең сумга кадәр.
Шул ук бозулар кабат эшләнгән очракта административ штраф күләме: гражданнар өчен ике мең биш йөз сумнан алып өч мең биш йөз сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен – утыз меңнән алып кырык мең сумга кадәр; юридик затлар өчен – илле меңнән йөз мең сумга кадәр каралган.
Элегрәк вакытта административ штраф күләме: гражданнар өчен йөз сумнан алып биш йөз сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен – биш йөз сумнан алып бер мең сумга кадәр; юридик затлар өчен – биш меңнән алып ун мең сумга кадәр булган.
Закон рәсми басылып чыккан көненнән 10 көн узгач үз көченә керә.
Закон тексты "Ватаным Татарстан" газетасының 2010 елның 7 июлендәге 137 номерында, "Республика Татарстан" газетасының 2010 елның 9 июлендәге 138 номерында басылып чыкты.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат Үзәге тарафыннан «Гарант» компаниясе материалларыннан алып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International