Татарстан Республикасы территриясенең Схемасын эшләп чыгару буенча эшче төркем утырышы
2010 елның 22 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 27.02.2009 елдагы 254-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын башкару буенча эшчәнлек дәвам ителә. Бу карар нигезендә Татарстан Республикасы территоиясенең Схемасын эшләп чыгару буенча эшче төркем төзелгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров рәислегендә эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Анда республика чикләрен ачыклау өчен зарур булган алда эшләнергә тиешле чаралар үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Әлеге мәсьәлә буенча “Җир” Республика кадастр үзәге” ачык акционерлык җәмгыятенең техник директоры Р.Р. Мерзакреев мәгълүмат бирде. Үзенең чыгышында Р.Р. Мерзакреев “Җир” Республика кадастр үзәге” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән Татарстан Республикасы чикләре һәм аның Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсеннән сорап алынган картографик материалларда (топография һәм кадастр карталарында) тасвирламасын тикшерү нәтиҗәләрен китерде.
Чыгышта шулай ук Татарстан Республикасы территорияләре Схемасын эшләп чыгару һәм раслау процедурасын үткәрүдә хәл итәргә зарур булган мәсьәләләр дә билгеләнгән иде.
Китерелгән мәгълүматлардан чыгып, эшче төркем әгъзалары республика җитәкчелегенә тиешле мәгълүмат әзерләү турында карар кабул иттеләр.