Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурсы
2010 елның 22 июле, пәнҗешәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләре һәм “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрү турында” 2006 елның 17 августындагы К-118\03-02 номерлы Татарстан Республикасы Юстиция министры боерыгы нигезендә бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс уздырылды:
- Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппаратының консультанты;
- Казан шәһәренең Идел буе районы 7 номерлы суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире;
- ТР Питрәч районы 1 нче суд участогының суд утырышы секретаре.
Комиссия эшчәнлегендә бәйсез эксперт – Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин катнашты.
Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс нәтиҗәләре буенча:
Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппаратының консультанты вазыйфасын биләүдә Бикметова Чулпан Славик кызы җиңде;
Казан шәһәренең Идел буе районы 7 номерлы суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире вазыйфасын биләүдә Штатнова Ангелина Евгений кызы җиңде;
ТР Питрәч районы 1 нче суд участогының суд утырышы секретаре вазыйфасын биләүдә Камалов Алмаз Ирек улы җиңде.