Җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре А.Н.Ханеняның гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү турында республика адреслы программасын үтәү мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан республиканың Азнакай муниципаль районына баруы гамәлгә ашырылды.

Авария хәлендәге торакны милекчеләрдән алуга китерә торган, закон тарафыннан каралган эшләрнең үтәлеше өйрәнелде; милекчеләрнең аларның авария хәлендәге торакларын сатып алу юлы белән алу турындагы белдерү кәгазен алганлыкларын раслаучы документлар анализланды.

А.Н.Ханеня гражданнарны авария хәлендәге торактан күчергән чакта җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә туа торган кыен мәсьәләләр буенча җаваплар, районнарда әлеге программаны гамәлгә ашыру белән бәйле хокукый мәсьәләләр буенча методик аңлатмалар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International