Исерек хәлдә транспорт средствосын эксплуатацияләүне тыя торган законга кул куелды

2010 елның 24 июле, шимбә
Президент “Юл хәрәкәте иминлеге турында” Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең закон чыгаручы актларының аерым нигезләмәләре үз көчләрен югалтуларын тану хакында” Федераль законга кул куйды.
Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2010 елның 2 июлендә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2010 елның 14 июлендә хупланды.
Документның тулы тексты:
“1 статья
1995 елның 10 декабрендәге 196-ФЗ номерлы “Юл хәрәкәте иминлеге турында” Федераль законның (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 1995, №50, ст.4873; 2002, №18, ст.1721) 19 статьясын түбәндәге эчтәлектәге 21 пункт белән тулыландырырга:
“21. Алкоголь, наркотик яисә бүтән токсик агулану хәлендәге затлар өчен транспорт средстволарын эксплуатацияләү тыела”.
2 статья       
Үз көчләрен югалткан дип танырга:
1) административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 27.12 статьясына искәрмә (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2002, №1, ст.1; 2007, №31, ст.4007);
2) 2007 елның 24 июлендәге 210-ФЗ номерлы “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 1 статьясындагы 47 пунктының “ж” пунктчасы (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2007, №31, ст.4007)”.
Дәүләт хокук идарәсенең Федераль законга белешмәсе:
Федераль закон тарафыннан алкоголь, наркотик яисә бүтән токсик агулану хәлендәге затлар өчен транспорт средстволарын эксплуатацияләү тыела
Шул ук вакытта Федераль закон тарафыннан административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 27.12 статьясына искәрмә үз көчен югалткан дип танылды. Бу искәрмә транспорт средствосын йөртүченең организмында абсолют этил спирты бер литр канга 0,3 граммга кадәрге яисә бер литр тын чыгару һавасында 0,15 миллиграммга кадәрге концентрациясе булуына юл куя иде.
 
РФ Президенты сайты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International