Юл йөрү кагыйдәләрне бозган өчен салынган штрафларны кесә телефоны аша түләргә мөмкин булачак

2010 елның 26 июле, дүшәмбе
Хакимият кәрәзле элемтә операторларына яңа проект тәкъдим итте. Бу проект нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган штраф салынган автомобиль йөртүчеләр кесә телефоннары ярдәмендә аларны түли алачаклар. Түрәләр бу тәкъдим белән инде "Вымпелком” администрациясенә чыктылар. Шулай ук проектта МТС һәм “Мегафон” да катнашачак дип көтелә.
Бу елның ахырына әлеге эксперимент Татарстан, Башкортстан, Әстрхан һәм Владимир өлкәләрендә эшли башлаячак.
автомобиль йөртүчеләр уңайлыгыннан тыш мондый яңалык юлдагы ришвәтчелекне бетерүгә юл куячак.
Шуны әйтергә кирәк, проектны гамәлгә ашыру законнарга үзгәрешләр кертү зарурлыгын булдырачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International