Дөрес булмаган автмобиль тонировкасы өчен штраф билгеләнгән

2010 елның 27 июле, сишәмбе
РФ Президенты 2010 елның 23 июлендәге 175-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Бу документ юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозган өчен каралган административ санкцияләрен үзгәртә. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, каршы полосага чыгу өчен яңа төр җәза бирү ысулы кертелгән иде. Әгәр каршы полосага чыгу автомат режимда эшли торган видео күзәтү камерасы ярдәмендә язылган хокук бозу өчен бозучыга 5 мең сум күләмендә штраф йөкләнә.
Яктылык үткәрүчәнлеге тәгәрмәчле транспорт средстволары иминлеге техрегламенты таләпләренә туры килми торган пыялалы транспорт средстволары белән идарә итү өчен административ җаваплылык билгеләнгән. Бозучыларга 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, башка төр хокук бозулар өчен штрафлар үстерелгән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International