Татарстан Республикасында “Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелекне тәмин итү турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде
2010 елның 28 июле, чәршәмбе
“Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” 22.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы Федераль закон 2010 елның 1 июлендә үз көченә керде. Югарыда күрсәтелгән Законны башкару нигезендә Татарстан Республикасында “Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелекне тәмин итү турында” Закон кабул ителде.
Закон тарафыннан “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Федераль закон һәм ТР Законы тарафыннан җайга салынмаган өлешендә Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелекне тәмин итү үзенчәлекләре билгеләнә. Закон эшчәнлеге мәгълүматтан файдаланучыларны Конституция суды эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән тәэмин итү белән бәйле мөнәсәбәтләргә кагыла.