Акцизлар үсүеннән алынган керемнәр яңа юллар фондына тотылачак

2010 елның 29 июле, пәнҗешәмбе
Киләсе елда Россиядә юллар фонды булдырылачак – аның средстволары юлларны төзекләндерүгә һәм ремонтлауга тотылачак. Президентның шушы карары турында брифингта вице-премьер – РФ финанслар Министры А. Кудринхәбәр итте.
Керемнәрнең нигезен бензин һәм дизель ягулыктан кергән акцизлар тәшкил итәчәк, аларны ел саен 1 сумга үстереп барырга тәкъдим ителә. Бер үк вакытта транспорт салымының күләме киметеләчәк: аның ставкасын 2 тапкырга киметергә инде 2011 елдан планлаштырылган.
Шуны әйтергә кирәк, Россиядә юллар фонды беренче тапкыр барлыкка килми. 90 нчы елларда предприятиеләр берничә төр налог түләгәннәр (ГСМ сатуга, автомобиль юлларыннан файдаланучыларга һ.б.), шулар исәбенә фонд финансланган. Әмма 2001 елдан бирле юллар төзүне турыдан-туры бюджеттан финанслау системасын кертә башлаганнар. Федераль юллар фонды бетерелгән иде, 2003 елда исә - территориаль юллар фондлары да. Бетерелүләрнең төп сәбәбе – аларның средстволарыннан сыйфатсыз файдалану, бу өлкәдә администрацияләү һәм идарә итүнең үтәкүренмәлелексезлеге.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International