Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен семинар

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2015 елның 3 ноябрендәге “Татарстан Республикасы муниципаль районнары җирле үзидарә органнарына муниципаль районга керә торган авыллардан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары исемлегенә кертер өчен кирәк булган мәгълүматны җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” № 92-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру турында видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары узды.

Семинар муниципаль районнар җирле үзидарәләре органнарының җирле үзидарә органнары муниципаль норматив хокукый актларын Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары исемлегенә кертер өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына юлларга тиешле хезмәткәрләре өчен оештырылды.

Семинар барышында министр урынбасары М.М.Ибәтов, җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару  бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов доклад белән чыгыш ясадылар.

Семинарда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының җирле үзидарә органнарының дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырудагы хокуклары һәм бурычлары, җирле үзидарә органнарының тиешле вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда хисап бирү тәртибе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International