Ана капиталы средстволарыннан файдалануга кагылышлы төзәтмәләргә кул куелды

2010 елның 30 июле, җомга
Д.Медведев “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм ана (гаилә) капиталы средстволары исәбенә бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибе турында Федераль законга кул куйды.
Күрсәтелгән средстволарны алырга хокуклы гаиләләр өчен (ана (гаилә) капиталы торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән очракларда) подряд оешмаларын җәлеп итмичә йорт салу (реконструкцияләү) вакытында аннан файдалану мөмкинлеге ачыла.
Әлеге средстволарны бирүнең түбәндәге тәртибен урнаштыру тәкъдим ителә: тиешле йорт салуга рөхсәт бирүче документларны тапшырганнан соң ана (гаилә) капиталының 50 процентыннан артык булмаган өлеше йорт салу (реконструкцияләү) нең башлангыч этабында бирелергә мөмкин, ә инде калган өлеше – алты айдан соң, бу вакытта йорт салу яисә реконструкция эшләре буенча башкарылган һәм алар нәтиҗәсендә шәхси торак төзелеше объекты торак өлешенең гомуми мәйданы Россия Федерациясе торак законнары нигезендә билгеләнгән бер исәпләү нормасыннан ким булмаган күләмгә үстерелүенә китерә торган эшләр үткәрүне дәлилләүче документларны тапшырырга кирәк булачак.
Ана (гаилә) капиталы (аның бер өлеше) средстволарыннан файдаланып сатып алынган (салынган, реконструкциялнгән) торак урын өлешләрне билгели торган тиешле килешү төзеп, ата-ана һәм балаларның гомуми милке итеп теркәлергә тиеш.
Федераль закон тарафыннан шулай ук Ана (гаилә) капиталы (аның бер өлеше) средстволарыннан файдалану турында гариза бирү һәм әлеге акчаларны гражданнарга күчерү срогы кыскартылу каралган. Аеруча бу күрсәтелгән акчаларны торак шартларын яхшыртуга (аерым алганда, сату-алу шартнамәләрендәге бурычларын түләүгә, кредит алган вакытта беренчель түләү кертүгә) юнәлдерүчеләр өчен актуаль.
Моннан тыш, Федераль закон тарафыннан дәүләт ярдәменә хокуклары булган гаиләләр өчен гаилә ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән бер тапкыр бирелә торган 12 мең сум акча алу мөмкинлеген 2010 елда дәвам иттерү (бала туу датасына бәйле түгел) каралган.
Федераль закон тарафыннан шулай ук “Граждан хәле актлары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелә. Алар нигезендә әгәр бала гомеренең беренче атнасында үлә икән, аның тууы турындагы белешмә урынына туу турында таныклык биреләчәк (моның өчен әлеге Федераль законның 20 статьясындагы 2 пунктының өченче абзацы үз көчен югалткан дип таныла). Мондый документ бирү ана (гаилә) капиталы средстволарын биреләсе затлар санын күбәйтәчәк (баласы (балалары) үлгән гаиләләр бу акчалардан файдалану хокукына ия булачаклар). Әлеге норма 1997 елның 15 ноябреннән соң (“Граждан хәле актлары турында” Федераль закон үз көченә кергән дата) балалары гомерләренең беренче атналарында үлгән ата-аналарга кагыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International