Бәхәсләрне җайга салуга медиация процедураларын кертү турында законга кул куелды

2010 елның 31 июле, шимбә
Д.Медведев “Арадашчы катнашында бәхәсләрне җайга салуда альтернатив процедуралар (медиация процедурасы) турындаФедераль законга кул куйды. Бу документ Россия Федерациясендә альтернатив (юрисдикциячел булмаган) бәйсез затлар – үз эшчәнлекләрен профессиональ дәрәҗәдә башкара торган, шулай ук Россия Федерациясенең суд системасына булган йөкләмәне киметү максатында эш итүче медиаторлар катнашында бәхәсләрне җайга салу ысулларының хокукый шартларын булдыруга юнәлдерелгән
Федераль закон тарафыннан медиация төшенчәсе, аның кулланылу өлкәсе, медиация процедурасын үткәрү тәртибе, медиация процедурасын үткәрү турында килешү төзү тәртибе (дәвамы - медиация процедурасы башланып китү булган яклар килешүе) һәм медиация килешүе (медиация процедурасы барышында бәхәс яисә аерым килешмәүчәнлекләр буенча яклар арасында урнаштырылган килешү) билгеләнә.
Моннан тыш, Федераль законда медиаторларга карата таләпләр бар, шулай ук медиаторларның һәм алар тарафыннан барлыкка китерелгән үзләре җайга салына торган профессиональ эшчәнлекләренә кагылышлы нигезләмәләр урын алган.
Шулай ук РФ Президенты тарафыннан “Арадашчы катнашында бәхәсләрне җайга салуда альтернатив процедуралар (медиация процедурасы) турындаФедераль законны кабул итүгә бәйле “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындаФедераль законга кул куелды. Бу документ тарафыннан гомуми юрисдикция судында, арбитраж судта яисә третейский судта булган бәхәсләр мөнәсәбәтендәмедиация процедурасын куллану тәртибенә кагылышлы берничә мәсьәләне хәл ителә, шулай ук медиация процедурасыконфиденциальлегенең процессуаль гарантияләре билгеләнә.
Шул максатларда Федераль закон тарафыннан Россия Федерациясенең Арбитраж процессуаль кодексына, Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексына, “Россия Федерациясендә третейский судлар турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелә. Бу үзгәрешләр нигезендә бәхәснең суд, арбитраж суд яисә третейский суд тарафыннан каралуы ниндий дәрәҗәдә булуына карамастан яклар тарафыннан медиация процедурасын үткәрү тәртибе регламентлаштырыла
Моннан тыш, Федераль закон тарафыннан бәхәс яклары медиация процедурасын һәм медиаторлар хезмәт күрсәтүләрен реклама ясауны законнар тарафыннан җайга салуны куллану вакытында иск срогы үтүне билгеләү мәсьәләләре хәл ителә. Шул нигездә Россия Федерациясе Граждан кодексына һәм “Реклама турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү каралган.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International