ТКХ өчен өсәмә түләмәс өчен исепләү җиһазлары куерга туры киләчәк

2010 елның 3 августы, сишәмбе
Региональ үстерү министрлыгы хакимияткә яңа “ТКХ уңайлыклары белән тәэмин итү кагыйдәләрен” тәкъдим итәргә әзер. Үзгәрешләр хупланса, Россиялеләргә судан һәм газдан файдалануны исәпләү җиһазларын куйдыруга якын килүләрен үзгәртергә туры киләчәк.
Яңа ТКХ уңайлыклары белән тәэмин итү кагыйдәләре” нигезендә 2011 елның 1гыйнварыннан исәпләү җиһазларын куйдырмаган торак милекчеләре (әлеге уңайлыклар өчен нормативлар буенча түләүчеләр) өчен су һәм газ бәяләре 2 тапкыр, тагын бер елдан соң 4 тапкырга артачак.
Документта әйтелгәнчә, исәпләү җиһазлары булуга бәйле түләү коэффициентларының булачак күтәрелүләре турындагы теләсә нинди мәгълүмат түләү документларында аларны куллануга кадәр 3 хисап чоры калган вакытта хасил булырга тиеш. Элеккечә, бурычлыларны бер ай алдан кисәтеп куйганнан соң кайнар судан, электр һәм газдан мәхрүм итәчәкләр.
Яңа нормалар буенча “тулы булмаган түләү” булып “хезмәт күрсәтүченең теләсә нинди уңайлык белән тәэмин итүенең” бәясен 3 ай өчен (элек – 6 айлык түләү күләме) җыелган бурычы санала .
Фатыйрда вакытлыча яшәүчеләр бар икән, ТКХ өстәмә түләү алырга хокуклы.
Үзгәрешләр хезмәт күрсәтелмәгән, яисә түбән сыйфатта күрсәтелгән очракта яшәүчеләр түләмәскә хокуклы дигән пунктка кагылмады. Әмма исәп-хисап үткәрүгә нигез булып торучы акт төзү формасы, аны төзегән вакытта экспертларның катнашу шартлары ачыкланды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International