2016 елның 31 мартында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында чыгыш ясады.
Утырышны Санкт-Петербургның Александра Сунгуров җитәкчелегендәге “Стратегия” гуманитар политология үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская оештырдылар.
“Түгәрәк өстәл” утырышында төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре: Казан хокук саклау үзәге, Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе, “Акцент” хокук саклау төркеме, Татарстан Республикасы буенча “Россия пенсионерлары союзы” ТИ ҖЧҖ, “Ата йорты – Отчий дом” ТИҖ, “Россия гаиләсе” ТРО НОК, “Вера” наркотикларга бәйле булучыларның туганнары оешмасы, Татарстан Республикасының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләтнеке булмаган үзәге, “Юридик клиника” мигрантларга һәм ТР халкының башка социаль якланмаган катлауына хокукый ярдәм күрсәтү үзәге”, “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды, юридик факультет деканы вазифаларын башкаручы Лилия Бакулина, халыкара һәм европа хокукы кафедрасы профессоры Ленарис Мингазов һәм башкалар катнашты.
Р.И.Заһидуллин “Татарстан Республикасында 2014 – 2018 елларга Кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру турында” доклады белән чыгыш ясады һәм 2014 елның августыннан республикада Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан расланган 2014 – 2018 елларга Кеше хокуклары буенча стратегия тормышка ашырылуы турында белдерде.
Докладта Стратегиянең 2015 елдагы аерым чаралары нәтиҗәләре буенча хисап тотылды.
Гражданнарга аларның бу өлкәдәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү һәм аның нәтиҗәле эшчәнлеге максатларында Стратегия тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләрдә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшенә адвокатларны җәлеп итү күздә тотыла. 2015 ел нәтиҗәләре буенча мондый үзәкләр саны 31гә арткан.
Халыкны социаль яклау органнарында гаризаларны uslugi.tatarstan.ru рәсми сайты аша бирү һәм аерым хезмәтләр алучы затларга ай саен смс-хәбәр җибәрү мөмкинлеге бар. Гражданнарга хәбәр җибәрү мәгълүмат алу өчен социаль яклау органнарына барып йөрү хаҗәтен юкка чыгара. Нәтиҗәдә төрле түләүләрне туктату һәм туктатып тору буенча сораулар белән мөрәҗәгать итүләр саны узган елгы белән чагыштырганда 8 697 мөрәҗәгатькә кимегән.
Мәдәни кыйммәтләрне карау өчен “Татарстан Республикасының милли китапханәсе” порталы актив алга этәрелә. Бу портал аша республика Милли катапханәсе фондларыннан сирәк һәм кыйммәтле коллекцияләрне, электрон китапларны укып була. Хәзерге вакытта порталга 4 меңнән артык электрон басма урнаштырылган.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төргә күчерү эше дәвам итә. 2015 елда электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр өлеше гомуми күрсәтелгән хезмәтләр саныннан 49 процентны тәшкил итте.
Әлеге юнәлешләрдән тыш, Стратегия бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында шулай ук белем бирү һәм мәдәният өлкәләрендә, милли сәясәт өлкәсендә, гражданнарның сәламәтлекләрен саклау өлкәсендә, экологик куркынычсызлык һәм башка өлкәләрдә дә чаралар башкарыла.
Чыгышын йомгаклап, Р.И.Заһидуллин Стратегияне нәтиҗәле гамәлгә ашыру бары тик халык алдындагы хакимият һәм җәмәгатьчелекнең бергәләп максатчан эшләве очрагында гына мөмкин икәнлеген билгеләп узды.