Президент тарафыннан авыл халкы өчен даруларның үтемлелек сәләтен күтәрә торган закон расланды

2010 елның 4 августы, чәршәмбе
Кремль матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, аерым закон актларына авыл халкы өчен даруларның үтемлелек сәләтен күтәрүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.
Яңа закон аптекалары булмаган авыл җирләрендә фармацевтика эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукына кагыла.
Документ тарафыннан шулай ук авыл җирләрендәге фельдшер һәм фельдшер-акушер пунктларында урнашкан аптека оешмаларына даруларны саткан вакытта контроль-касса техникасыннан файдаланмыйча акча исәп-хисабын башкару һәм түләү карталарын кулланып исәп-хисап булдыру хокукы бирелә.
Кыскасы, Закон авыл табибларларына дарулар сатарга рөхсәт бирә. “Минем тарафымнан закон имзаланды, аның нигезендә авыл җирендә яшәүче халык өчен дарулар үтемлелеге арта. Аерым алганда – аптекалар булмаган җирләрдә дәвалаучы учреждениеләргә дару сатарга рөхсәт бирелә”, - диде Медведев пәнҗешәмбе көнне узган милли проектлар һәм демографик сәясәт буенча Совет утырышында. Ул бу карарның мөһимлеген ассызыклады. “Бу карар парламент аша, хакимият аша озак юл барды. Эшләнде – монысы әйбәт, шундый зур срок эчендә эшләнде – монысы начар”, - диде Медведев.
Президент шулай ук “югары технологияле медицина ярдәме белән тәэмин итүне күтәрү”, - турында хәбәр итте, - “бу елны - 76%, 2012 елда - 80%, 2013 елда - 86% кадәр".
 
РИА хәбәрләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International