Арбитраж “электрон гадел хөкемгә” күчә

2010 елның 4 августы, чәршәмбе
Дәгъва гаризаларын арбитражга Интернет аша җибәрергә рөхсәт бирелде. “Электрон гадел хөкем” системасы тиздән эшли башлаячак: документларны Интерет сайтлар аша җибәрү мөмкинлеге булдырылачак.
РФ Арбитраж кодексына кертелә торган төзәтмәләр нигезендә дәгъва гаризасы Интернетта судның рәсми сайтында урнаштырылган форманы тутыру ярдәмендә бирелә ала. Шул ук рәвешле эшчәнлектә катнашучылар арбитражга бүтән документларны бирә алалар: отзыв, гариза һ.б. Шул ук вакытта суд бирелгән документларның оригиналларын таләп итәргә хокуклы.
Шулай ук сайтларда суд эшләренең хәрәкәте турындагы мәгълүматны урнаштыру процедурасы законлаштырылган. Беренче белдерү кәгазен алганнан соң яклар билгеләнгән суд утырышлары артыннан Интернет аша үзләре карарга һәм утырышларга килергә тиеш булалар, хәтта почта аша җибәрелгән тиешле документлар алар тарафыннан алынмаган булса да.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International