Милләт турындагы шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык алу зарурлыгын юкка чыгара торган законга кул куелды

2010 елның 5 августы, пәнҗешәмбе
Д.Медведев “Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында Федераль законга кул куйды.
Федераль закон тарафыннан “Бөтенроссия халык санын алу турында” һәм “Шәхси мәгълүматлар турында” федераль законнарга үзгәрешләр кертелә. Әлеге үзгәрешләр нигезендә субъектның милләте турындагы шәхси мәгълүматларын, аның язма рөхсәтеннән башка эшкәртү, шулай ук халык санын алу кәгазендә милләт турындагы сорауга җавапны һичшиксез сорау алынучы тарафыннан тутыру мөмкинлеге бирелә.
Федераль законда халык санын алу вакытында халык санын алу кагәзләре халык турында мәгълүматлар туплаучы затлар тарафыннан, сорау алынучы сүзләреннән чыгып, тутыру тәртибе каралган.
Моннан тыш, “Шәхси мәгълүматлар турында” федераль законның 10 статьясының 2 өлеше 2 пункт белән тулыландырыла. Әлеге пунктта махсус категорияле шәхси мәгълүматларны, шул исәптән милләт турындагы мәгълүматларны эшкәртү мөмкинлеге каралган, әгәр мондый эшкәртү “Бөтенроссия халык санын алу турында” Федераль закон нигезендә башкарылса.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International