Юлда йөрү законнарына кертелгән яңа төзәтмәләр автомобиль йөртүчеләрне бөлгенлеккә китерәчәк

2010 елның 6 августы, җомга
“Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр кертү турында” 2010 елның 23 июлендәге 175-ФЗ номерлы Федераль законы бүген үз көченә керде.
Бу документ нигезендә номерсыз йөрүче яисә номерларын төрлечә “бизәргә” тырышучы машина йөртүчеләргә 5 мең сум күләмендәге штраф яки машина йөртү таныклыгыннан бер айдан алып өч айга кадәр мәхрүм ителү яный.
Номерларын автомобильнең тиешле урынына тагып йөрмәүчеләр яисә саклау пленкалары, челтәрләре ярдәмендә номерларын яшерергә тырышучылар машина йөртү таныклыкларыннан өч аөга мәхрүм ителәчәкләр.
Законнардагы яңалыкларның тагын берсе - каршы юл ягына чыккан өчен 5000 сум күләмендәге штраф җәзасын кертү. (2010 елның 23 сентябереннән үз көченә керә).
Әмма штраф автоматик һәм видео күзәтү системалары ярдәмендә яздырылып алынган “батырлыклар” авторлары гына тартылачак.
Ләкин машина йөртүчеләр аз кан түгү белән генә тынычлыкта калмаячаклар. Машина пыялаларын ГОСТ буенча каралмаган тонировка белән каплаган өчен штраф 100 дән 500 сумга кадәр артачак. (2010 елның 21 ноябреннән үз көченә керә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International