Эсселек һәм төтен шартларында 25 тән кече һәм 40 яшьтән олы булган гражданнарны хезмәттән азат итәргә тәкъдим ителә

2010 елның 7 августы, шимбә
Роспотребнадзор тарафыннан эш бирүчеләргә 25 тән 40 яшькә кадәр җылылыкка түземле булган хезмәткәрләрне генә эсселек һәм төтен шартларында урамда эшләргә рөхсәт итәргә тәкъдим ителә.
“Югары температурадагы һәм яну продуктлары белән пычыратылган һава шартларында эшли торган затлар өчен белешмәлектә” һава температурасы С буенча 35-37 градус булган вакытта эш вакыты 15-20 минуттан артып китәргә тиеш түгел, шуннан соң 10-12 минутлык ял да үткәрелә.
Урамда эшләү белән бәйле булган профессия әгъзаларына шулай ук махсус кием яисә калын тукымалардан тегелгән (х/б, брезент) киемнәр кияргә тәкъдим ителә.
Яну продуктлары белән пычыранган һава белән агуланудан саклану өчен гражданнарга махсус җитештерелгән марля яисә киҗе-мамык респираторларыннан файдаланырга тәкъдим ителә.
Роспоребнадзор үзең белән су йөртергә тәкъдим итә (тәкъдим ителә торган су, эчемлек, чәй температурасы - 12-15 С). Шулай ук минераль селтеле су, майсызландырылган сөт, эремчек суы, соклар, витаминлаштырылган эчемлекләр, кислородлы-аксымлы коктейлләр эчәргә тәкъдим ителә.
 
Роспотребнадзорның рәсми серверыннан алынган материаллардан алып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International